2 апрель 2014 яңалыклары
-
Эшлекле клуб
Шушы ук көнне "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы вәкилләре чираттагы киңәшмәгә җыелдылар. Киңәшмә эшенә клуб президенты Ринат Харисов җитәкчелек итте. Иҗтимагый оешма вәкилләре алдында муниципаль район башкарма комитеты ТКХ һәм транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Михаил Конков узган елда башкарылган һәм быелга планлаштырылган эшләр турында хисап тотты. Чыгышының ахырында клуб...
-
Апрель аена бурычлар
Пәнҗешәмбе көнне булып узган киңәшмәдә апрель аена бурычлар билгеләнде: төзелеш тармагында эшне активлаштыру; авыл хуҗалыгы өлкәсендә язгы чәчү эшләренә хәзерлекне җиренә җиткерү; су басу куркынычы булган җирләрдә саклык чараларын күрү; Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алуга әзерлек мәсьәләләре шундыйлардан булды.
-
Җирле “Роспотребнадзор” оешмасы
Җирле "Роспотребнадзор" оешмасы җитәкчесе Марат Рәхимов тиешле сыйфатлы булмаган 132 килограмм продукциянең сатудан алынганлыгын, алыш-биреш тәртибен бозган өчен оешма вәкилләре тарафыннан закон бозганнарга карата 42 беркетмә төзелүен җиткерде.
-
Үзәк район хастаханәсе
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рамил Миргалимов сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлләр белән таныштырды. Яңа бала тудыру йорты эшли башлаганнан бирле анда 106 нарасый дөньяга аваз салган. Бер атнада 38 (!) баланың тууы күркәм күрсәткеч.
-
Эчке эшләр бүлеге
27 март көнне хакимиятнең зур киңәшмәләр залында узып барган ай нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне БМР муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов алып барды. Шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Хөснетдинов март аеның узган көннәрендә гражданнардан 256 гариза керүен әйтте. Авыр җинаятьләрдән: бер кеше үтерү; көчләү очраклары теркәлгән....
-
ОДН күпкә ким булырга тиеш
"Ел башында, гадәттә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә тәртип начарлана. Агымдагы елның февралендә түләүләрне җыю дәрәҗәсе 95,8 процент тәшкил итте", - дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов 29 мартта узган республика киңәшмәсендә.
-
Киңәшләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар
Бөгелмә муниципаль районының Карабаш бистәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә 2014 елның язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу буенча республика зонаара семинар-киңәшмәсе булып узды.